Һади Атласи. Себер тарихы. Сөенбикә. Казан ханлыгы

Һади Атласи. Себер тарихы. Сөенбикә. Казан ханлыгы

1 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Татар тарихчысы Һади Атласи. Билгеле булганча, ХIХ йөз ахыры ХХ йөз башында татар халкы милләт булып оешып җитә. Бу исә халыкның төп сыйфатлары: теле, социаль-экономик хәле һәм мәдәнияты яңа югарылыкка күтәрелү дигән сүз. Төрки халыклар арасында беренчеләрдән булып татар милләте оешуы тарихи мәйданга аның яшь, яңа иҗади көчләрен дә китереп чыгарган. Татар зыялыларының алдынгы сафына без педагог, җәмәгать эшлеклесе публицист һәм тарихчы-галим Һади Атласины да күрәбез. Һади Атласи исеме һәм аның хезмәтләре күп еллар буена матбугатта искә алынмый килде. Ләкин халык тарихында эз калдырган шәхесләрнең исемнәре беркайчан да югалмый.Гаяз Исхакый, М.Солтан - Галиев , Газиз Гобәйуллин , Һади Атласи ,бертуган Туйкиннар , Ризаэддин Фәхреддин һ.б. , аларның исемнәре дә . хезмәтләре дә бүген мәдәниятебез күгендә үзләренең лаеклы урыннарын тапты. Һади Атласиның тормыш юлы: Ул 1876 нчы елда Татарстанның Чүпрәле районына керә торган Иске Чәке авылында Мифтахетдин мулла гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне әтисе мәктәбендә алгач , атаклы Буа мәдрәсәсендә укуын дәвам итә. Үзлегеннән рус , немец , гарәп , фарсы . төрек телләрен өйрәнә.Үзлегеннән күп укый.Оренбургның Каргалы бистәсендә Гани бай Хөсәенов оештырган укытучылар хәзерләүче семинариягә укырга керә , аны 1898 елда тәмамлый.Буа мәдрәсәсенә кайтып, уку- укыту эшләрен яңартуга күп көч куя , киң җәмәгать эшчәнлеге дә алып бара.бу чорда аның " Гыйльме һәйәт "( Астрономия фәне ), " Тарихе табигый "дигән китаплары дөнья күрә.Бу китапларда күк җисемнәре , космос турында һәм табигать белеме ,география буенча байтак мәгълүмат бирелә. #ҺадиАтласиСебертарихыСөембикәКазанханлыгы #татарстанязучыларберлеге #ТатнетныҮстерүФонды #Белемрадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #01042024

Тэглар:

62

0