13 нче көн Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк"

13 нче көн Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк"

13 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк" — Һәр нәрсәнең җаны бар, улым,ди торган иде Айдаш бабай. - Җан -ул Ия. Кешенең эчендә кешенең Иясе була. Менә шул Ия «Җан» дип атала. Урманның җаны — Урман Иясе. Сунын җаны — Су Иясе. Су Анасы. Болытларның да, давылның да Иясе була. Һөрмәнең дә Иясе була. Иясез һичнәрсә юк, улым. Иясезлек әшәкелеккә илтә. Иясез эт. Иясез урман .Иясез хуҗалык, Иясез ил була күрмәсен. Ия белән Кот икесе бер. Иясез малның коты булмый. Иясез урман котсыз урман. Мин аңа шул Котка - Иягә рәхмәт догасы укыйм... Кешене изеп кыйнасалар, аның тәнендә Кот калмый. Мәсхәрәләүгә Ия түзә алмый, тәннән чыгып кача. Кеше җансыз кала. Кача алмаган чагында Ия гарипләнә. Кеше чирле була. Котсыз кешеләр күрергә язмасын, балам. Коты-Иясе чыгып качкан йортлар күрергә язмасын, иясез урманнар булмасын, дип телим мин... Кешенең гомер максаты шул булырга тиеш. 33 нче бит #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РабитБатулла #ЮлБуендагыЗәңгәрЧәчәк #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

66

0