
Акча сөйләгәндә, хаклык дәшми...
11 нче көн #әдәбимарафон Булат Ибраһим: «Акча сөйләгәндә, хаклык дәшми» Акча сөйләгәндә хаклык дәшми, Халык һаман күзен йомып яши. Тешен кысып йөри бирә һаулап, Көнне төнгә, очны очка ялгап. Төп башына утырып гомер итә, Җае чыккан чакта шөкер итә. Куәт булган чакта алдый, үзе, Вакыт җиткәч, сөйли «намус» сүзе. Акча сөйләгәндә хаклык дәшми, Көч булганда җирдә яшьлек яшьни. Картаелгач килеп куна үпкә, Күңел тула вак-төяккә, чүпкә. Хаклык шулай китеп бара бер көн, Учак сүнә, күкне каплый төтен. Ә тәртәгә килеп керә балаң, Һәм башлана бу җыр өр-яңадан. 5 нче бит Казан утлары, 10.2021ел #БулатИбраһим #Акчасөйләгәндәхаклыкдәшми #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44
88
0