
Фәтхулла Абдуллин. " Чүл бүресе".
12 нче көн. Гөлмәрьям бу кадәр астыртын мәкерне уена да китермәгән иде. Ул, башын күтәреп, Хисамига карады ( чынлап сөйлиме бу явыз?). Егетнең чыраенда миһербан әсәре юк иде. Кыз аны бу мизгелдә чүл бүресенә охшатты. Гомер - гомергә калдык- постык, сасыган үләксә белән тукланган чүл бүресе көче җиткәннәргә шулай шәфкатьсез кылана , диләр. Йа Алла! Хисами аны шулай мәсхәрә итсә нишләрсең? Оятын кая куярсың? Кыз кешегә монысы тагын да хәтәррәк! Мәгъфүрҗан да, нахак сүзгә ышанып, аннан йөз чөерсә?! Кеше калдыгы миңа кирәк түгел, дисә нишләрсең? Хет суга ташлан! Агымсу үзеңне дә, бар булган кайгы- хәсрәтләреңне дә агызып ала да китә, җайлы ич. Ярар, ул үзе бу мәсхәрәдән котылыр, ә әнисе кем кулына калыр? Кем аны тәрбияләр? Кыз кырау суккан чәчәк кебек сыгылып төште... Ярсып үксергә тотынды. Ул язмышы белән ялгызы торып калды... - Миһербансыз!.. Ерткыч!.. 18-19 нчы битләр.
99
0