#Әдәбимарафон

#Әдәбимарафон

XXVII ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИ МАРАФОН» Унберенче көн #әдәбимарафон2024 Әбисе әйтә: «Кызым, шушы вакытта берничә дога өйрәнеп калсаң, гомер буе рәхәт яшәрсең», - ди. Аның рәхәт яшәү дигәнен Зөбәйдә зур үскәч кенә аңлады: догалар күңелне тынычландыра, бигрәк тә, иләс-миләс күңелле кыз баланың рухын дәвалый, тынычландыра, хәзерге тел белән әйтсәк, депрессиядән саклый икән. Югары сыйныфта алар ДНК, геннар темасын үттеләр. Менә шул ген-хромоссоммалар, тагын әллә ниткән күзәнәкләрдән тора икән адәм баласы. Алар һәркайсы тере, хәрәкәттә. Сүгенгән кешенең янында да торырга ярамый, бигрәк тә кыз балага, алайса, каның карала ди әбисе. Ә дога канны чистарта икән, нәкъ анар белән хөрмә ашаган кебек була ди, имеш. Хур кызлары : повесть / Зиннур Хөснияр. Казан, 2021. #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #белемрадиосы #китап #БалыкБистәсе #ЗиннурХөснияр #Хуркызлары

Тэглар:

58

0