
2 нче көн #ӘдәбиМарафон2024
Июль урталары. Әрәмәдә чалгы кайраган тавышка колын кешнәүләре кушыла. Кызлар башлаган җырны кошлар күтәреп ала. Агачлар шавын йөк төягән арбалар шыгырдавы күмеп китә. Колхоз болыны хәрәкәттә. Кызлар сузылып яткан печән пакусларын, идәнгә җәелгән келәм юлны җыйган кебек, бөтереп җыеп баралар. Тырмалары чәч тарагы урынына шомарган. Егетләр печән күбәләрен кашык белән ботка чумырып алгандай җиңел күтәрәләр. Атлар, көчле кырмыскалар төсле, үзләреннән берничә тапкыр зур йөкне сөйрәп эскерткә ашыгалар. Кояш түбәнәйгән саен эскертләр биегәя бара. Эскерт башындагы картларның шәүләләре озынайганнан-озыная. Көн сүрелә, ләкин эш кыза гына... #ФәнисЯруллин #ҖилкәннәрҖилдәСынала
72
0