
Әдәби марафонның унберенче көне
Сулкылдап җан әрни. Рәнҗеттем бит Саимәне, рәнҗеттем... Нишләп ул, башкалар белән булсын? Улымның үземә охшаганын бөтен авыл халкы әйтеп тора бит! Саимә хыянәтче түгел, түгел. Ниндидер аңлаешсыз көч гел киресен сөйләргә күндерә. Бу түшәм сайгаклары ник бу кадәр кара соң? Нигә бар тирәлек сөремле, кара-кучкыл? Сазлыкка баттым, баттым... Ничек чыгарга моннан? Кире кайтып китәргә уйлаган саен, Гайния муенга сарыла: -Мине ташласаң, үз-үземне үтерәм. Ә син гаепле буласың! Мин әйтеп үләм, бел! ... - дип куркыта. Нигә "әти" дип өзгәләнеп кычкырган улымны кочмадым? Эх ми-и-н! "Борылма,карама. Ату оныта алмыйсың!" дигән сүзләрен ник сүз иттем мин бу убырның? Ул янында йоклап яткан Гайниягә күз салды. Йә Ходаем, нинди ямьсез хатын бу! Ялгышкан беткән иде, теге көнне улымны кочагыма алып, Саимәдән гафу сорап, туган йортыма гына кереп китәсе иде кана. Моның кем икәнен инде аңлаган идем бит. 86 нчы бит #әдәбимарафон2024 #ГүзәлГалләмова Бу урында язып куясым килде: Үз сүзе булмаган ир затлары кеше сүзенә карап тормыш боза. Алтын хатынын кемгә алыштырганын Миргалим аңлады. Әсәрне укуны дәвам итәм. Иртәгә көнгә дәвамын язармын,ярыймы.
57
0