#Таубашындабүребар
10 нчы көн Кышкы каникулны, үзәкләре өзелеп, сагынып көтеп алды ул. Авылда аны Вәкиле көтә. Яңа елга концерт әзерләп йөриләр икән. Вәкил шулай дип язган. «Казаннан кайтачак яшьләрне дә концертта катнашырга чакырабыз, кайт, бик күңелле булачак», дигән. Кайтмыймы сон?! Инде көннәрне түгел, сәгать-минутларын санап көтә Асия. Каникулда әти-әнисе, абый-сеңелләре янында булачак. Шундый да рәхәт буласы инде! Казанда күргән гаделсезлекләр, рәнҗетелүләр онытылып торыр. Әнисе белән тәмле ризыклар пешерерләр. Пешерү-төшерүләргә Асиянең кулы ятып тора, диләр. Практикага килгән ашханәдә дә әле яңа гына укый башлаган кыз баланың осталыгына хәйран калдылар. Бар эшне ялт иттереп эшләп куя, кушасы да юк, үзе белеп эшли. Шулай булмыйча, Асия бит өйләрендә әнисе мәктәптән кайтышка ашарга пешереп торырга өйрәнде. Ә аннан соң пионер лагеренда аш-су остасы Гөлсем апасы мәктәбен үтте ләбаса! Яна ел кичәсенә Асия әнисе теккән яңа күлмәген киеп килде. Зәңгәрсу тукымага ак чәчәкләр төшкән күлмәк бик тә матур, Асиянен зифа буена шундый килешә. Кистерелгән чәчләре дулкын-дулкын булып иннәренә агып төшеп тора. Кыз ашкынып кичне көтте. Аны сөйгәне көтǝ! Асиянең сулар сулышына әйләнгән мәхәббәте Вәкил көтǝ!
Сылтамалар:
39
0