Әдәби марафон 7 нче көн

Әдәби марафон 7 нче көн

Искәндәр Сираҗи "Күкләр никахы" Дүрт рәкәгать сөннәт намазы дамукылды, ә хәзрәт һаман күренми. Картлар үзара гәпләшә, имамның тәкәллефсезлеген тикшерә башладылар. Тирәнгә киткәнче Йосыфны чыкырып килергә кирәк. Ибраһим бабай мәдрәсә бүлмәсенең ишеге төбенә килгәндә үк барысын да аңлаган иде инде. Шулай да күңелендә бер өмет чаткысы калган - бәлки,гөнаһына кермәгәннәрдер әле... Юк шул, еланнардай бер-берсенә сарылганнар да, дөньяларын онытып басып торалар. Рабьым, үзең ярлыка бу бәндәләреңне, үзең күкләрдә никахың кыл! Синең ихтыярыңнан башка бу җирдә бер генә эш тә кылынмас... Ибраһим бабай тавыш чыгармаска тырышып кына йозагында калган ачкычны борып бикләде дә, кесәсенә салып, михрабка юнәлде. Бүлдермәс ул яшьләрне, алар тырыштылар, карыштылар-күкләрнең ихтыяры шулдыр, күрәсең. Җомганы ул үзе генә үткәрер...

Тэглар:

67

0