Джунглида йөрдем әле. Таһир Шәмсуаров.

Джунглида йөрдем әле. Таһир Шәмсуаров.

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2024 Матур төш күрдем әле, Зинһар, бүлдермә әле. Таудай филгә утырып Урманда йөрдем әле. Тәмле банан ашадым Маймыл белән ярышып. Беренчелекне алдым. Кыргый атта узышып. Крокодилга атланып Тирән суны кичтем мин. Арыслан белән ярдан Чишмә суы эчтем мин. Комда аяклар пешә, Илле градус челлә. Сазлыкка кереп баткач Коткарып калды челән. Зинһар, бүлдермә әле, Матур төш күрдем әле, Панаманы кырын салып Джунглида йөрдем әле... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТаһирШәмсуаров #Әтиләрнигезе #Шигырьләр #16нчыбит

82

0