Зифа Кадырова-Кем каргады?
Кәләш тә калышмады: күбәләктәй очып-очып биеде,матур итеп җырлады.Ольга-Рәйханга сокланмаган кеше юк иде.И сылу иде бу мизгелдә кәләш,бәхетле иде.Шулай булмый соң,иренең туганнары,нәсел-нәсәпләре,бар да диярлек абруйлы кешеләр: апалары-укытучылар,җизнәләре-парторглар да комсорглар,бөтен авыл алар кулында.Күр Гомәр җизнәсен,гармунда ничек өздерә,туйны гөр китерә.Ольга шундый көчле нәселгә килеп эләгүенә эчтән генә горурланып утырды. Туганнар күп булу күнелле дә,рәхәт тә икән. Ә аныкылар ерак,ул аларны чакырып та тормады.Чакырса да,килә алмаслар иде.Туйда кәләш ягыннан һичкемнең булмавы берәүне дә борчымады,соңрак танышырбыз,диделәр.
31
0