Вазыйх Фатыйхов "Һәркемнең  үз агымы"

Вазыйх Фатыйхов "Һәркемнең үз агымы"

Әдәби марафон 9нчы көн Тормыш дигән төшенчәдә, Урын даулаган идең. Югалттың? Бөек сөю дәүләтендә, Кочак яулаган идең. Сынаттың? Язмыш дигән төшенчәдә, Шашып дулаган идең. Тиз тындың? Бүре булырга теләүдән Ярсып улаган идең. Ни кырдың? Сөю дигән төшенчәдә Кемне елаткан идең? Ни өчен? Бу дөньяның мин бае дип, Бәхет югалткан идең. Ни өчен? …Тормыш, язмыш һәм мәхәббәт Гомернең өч тамыры. Язылмаган бер канун бар: Һәркемнең үз агымы! #ВазыйхФатыйхов #ТормышКормыш

Тэглар:

106

0