Алан уртасында ялгыз йорт

Алан уртасында ялгыз йорт

Ишек ярыгыннан вожатый апа миңа бармак яный. Тыңла, янәсе. Тыңламаган кая ул! Керфегемне селкетергә куркып, урындыгыма сеңдем. Әбиләр сөйләгәнчә, җаным әкрен генә гәүдәмнән аерыла, тик ул ак кәгазьгә түгел, рәссам абыйның якты күзләренә сеңә бара иде. (Бүгенге көнгә тиклем мин аның күзләрендә сакланамдыр төсле.) Көннең калган өлешен җиргә акбур белән рәсем ясап уздырдым. Ә күңел һаман теге абыйны эзләде. Ни булса, шул булыр, елганы йөзеп, аръякка чыгарга кирәк! Ул чакта нинди көч, нинди рух мине бу хәтле кыюландырып җибәргәндер инде. Чөнки мин, чирләшкә кызчык, елның-елында авырып түшәккә егыла һәм мең дәва белән генә аякка баса идем. Өс-башымнан чапыр-чопыр су аккан хәлдә, комлы ярга бассам, бөдрә таллар артыннан берәү кычкыра: – Кем ул? – Мин. – Җавабым сорау бирүчегә бөтенләй ишетелми, ут сыман кызышкан иреннәремдә генә сыланып кала. – Кем ул, диләр? – Тавыш бу юлы кискен яңгырый. – Юкса ботыңнан эләктереп… Тыелып кына ниндидер хатын-кыз көлә. Чү, безнең вожатый көлүе! – Җүләрем! Бу вакытта кем йөрсен ди. Әйдә, коенабыз! Талларны аралап, ике җан суга сикерә. Ай нурында коенып, икәү бәхеттән исерә! Икәү, икәү! Мин, акылдан язгандай, аларның кыланышын күзәтәм, көнчелектән йөрәгем шартларга җитешә, шушында, Алтынай кочагында тәгәрәп үләсем килә.

Тэглар:

77

0