Каюм Насыйри-Әбугалисина

Каюм Насыйри-Әбугалисина

Кыз, сарайга кайткач, күзен ачып җибәрә һәм байтак вакыт аптырап тора. Ул бу төндә булып үткәннәргә ничек карарга да белми, «Өнемме бу, әллә төшемме?» – дип аптырап тора. Күп уйлый торгач, төш түгеллегенә ышана. «Бу эшләрнең ахыры ничек булыр?» – дип борчыла башлый. Үзенең зур бер патша кызы булуын, халык арасында яманаты чыкса, начар булачагын күз алдына китерә. Шул ук вакытта ул хәлвәфрүшне яратуына, аның белән күрешүенә чын күңелдән шатлана иде. Кыз, шулай төрлесен уйлап, ике ут арасында калып, бер карарга да килә алмыйча, озак баш ватты. Ахырда, атам башка кешеләрдән ишеткәнче, үзем белдерим, дип, кулына каурый каләм алды, карага манды, байтак икеләнеп торганнан соң, кулы калтырана-калтырана, бу төндә булып үткәннәр турында озын хат язды. Бер хезмәтче аша хатны атасына җибәрде.

Тэглар:

56

0