
16 нчы көн." Каракош" Нәбирә Гыйматдинова #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024
16 нчы көн Рәхимҗан утын түмәренә төртелде дә катып калды. Эче-тышы көйде егетнең, тамырларыннан шаулап аккан каны төерчекләнде, йөрәге туктагандай булды. Өченче йорт... Әйе, өченче йорт көлгә әйләнде. Ир-улакның бер генә йорт салырлык куәте бар, ә Рәхимҗан өчкә нигез казыгы какты, өч урын алмаштырды. Кулыннан балта төшмәде, аның сабы бармакларына берегеп үскән кебек иде. Арыган иде бит инде ул, туйган иде, агач каезлый-каезлый буыннары гарипләнә башлаган иде. Соңгысын егет урманнар артындагы чит авылда төзеде. Иркенләп-җәелеп төзеде. Ике катлы булып чыкты өе. Авыл халкы шаккатты: искиткеч матур карлыгач оясы иде бу. Ул каралты-кура, ул келәт, ул мунча... Яшәмә, сокланып кына тор! Монысы — мәңгелек, балаларның балаларына калачак байлык дип тырышты шул. Юкка беләген талдырган икән. Ут монда да аны эзләп тапты. Кем аңа үчегә дә, кем төртә икән, ә?! Шул хәсиснең башын өзеп этләргә ташлар иде Рәхимҗан. Әллә яшен сугамы? Ап-аяз көннеме?! Малай-шалай шыртлаткан чыбыркы очыннан чәчрәмидер бит ул алай-болай? Әллә ниме... Теге сүз дөресме? Тфү, чәнчелгере, син дә ир башың белән шуңа ышанып утыр тагы. ...Иң беренче йортын Рәхимҗан иске өйләреннән әз генә читтәрәк салды. Ата нигезе муртайган, идән-сайгаклар череп, түшәм аска бөгелгән иде, яңасына куана-куана күченделәр. Ә дүрт көннән, кышкы зәмһәрир суык төннәрнең берсендә, өйне ут чолмады. 70 нче бит. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #МәхәббәттәгонаһбарПовестьлархикәятләр #Каракош #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
94
0