Фәнис Яруллин "Урман кызы"

Фәнис Яруллин "Урман кызы"

#әдәбимарафон2024 1нче көн Мин, урамдагы бер агач башына менеп, тирә-юньне күзәтергә тотындым. Әмма карашымны еракка төбәргә өлгермәдем – шалт итеп маңгайга бер алма килеп бәрелде. “Һәй, кем бар анда?”- дип авызымны ачуга, авызга бер чия кереп китте. “Хәзер төшеп кирәгеңне бирәм”, - дип, ашыга-ашыга, агач башыннан төшә башлаган идем, бер ботакка эләгеп, чалбар төбе умырылып чыкты. Чалбар төбен сыңар учым белән каплап, каршыдагы коймага таба киттем. Койма кырыена килеп җитәрәк, бер уч чия битемә сибелде, һәм койма артыннан тыенкы гына көлгән тавыш ишетелде. Бу, һичшиксез, кызлар көлүе иде. Эчкә җылы кереп китте. Яратам шул кызлар холкын. Фәнис Яруллин. Урман кызы, Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2001, 9нчы бит #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатарстанЯзучыларберлеге #ТатнетныҮстерүФонды #МәгарифНәшрияты #БелемРадиосы #Фәнис_Яруллин

Тэглар:

81

0