Илдар Юзеев

Илдар Юзеев

#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 3 нче көн. Мәтрүшкәләр. Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр... Ераклардан әнкәм җибәргән. Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр Туган кырларымда тибрәлгән. Тирән сагынудан уйчанланган Күз карашым сезгә төбәлгән. Әйтегезче миңа, мәтрүшкәләр, Ни әйтергә әнкәм теләгән? Мәтрүшкәләр мине уяттылар Сискәндереп гамьсез төннәрдән: "Мәтрүшкәләр кебек кибәрсез сез Өзелсәгез туган җирләрдән..." #татнетүстерүфонды #татарстанкитапнәшрияты #татарстанязучыларберлеге #таттелеком #Илдар Юзеев #Мәхәббәт китабы 118 нче бит Казан 1982

69

0