8 нче көн Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк"

8 нче көн Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк"

8 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк" Карт сөякләр сызлап тора. Яңгыр килгәнен сизә сөяк-санак. Сулыш алуы да авырайганнан-авырая сыман тоелды Айдаш картка. Явып китсә, бераз җиңеләер иде дә бит. Әллә яумыйча гына, читләтеп китәргә инде исәбе. Кая йөри соң бу бала? Соңармагае, соңармагае Айдаш карт сүзен әйтергә. — Кайтыр, тәккә генә трай тибеп йөри торган бала түгел. Кулыннан эш киләчак малайның, насыйп булса. Эше бетсә, менә кайтып җитәр,дип үзен үзе юатып алды карт. Ул тирән итеп сулыш алды. Салкынча саф вава үпкәгә түгел, йөрәктән узды сыман. Күпме сыя ала, шуныңча мул итеп һава йотты да карт, тынын кысып, байтак суламый ятты .Саф һаваны йөрәк янында озаграк тотып. Айдаш карт кан тибешенә колак салды. Кан тамырлары ашыкмыйча гына тибә. Аннан соң, тыны бетә башлагач, ул салмак кына, сизелер-сизелмәс кенә сулышын чыгара башлады. Сулышы текәнгәч, тагын тын алды. — Шулай да озаклады бу,дип уйлады карт.Ашыгарак төшсә ярар иде, вакыт күп калмады . Нинди вакыт күп калмады? Кояш баергамы вакыт аз? Төш җитеп килә. Мунча өлгерергәме вакыт бетте? Мунча өлгерер өчен эле тагын ике-өч сагать вакыт кирәк. — Торыйк булмаса,— диде карт. Ләкин кузгалырга ашыкмады.Шулай! Шулай булырга тиеш иде, шулай булачак! Бүлмәчтәге онык-кыз белән килене аның бу сүзләрен ишетте, ләкин кыз да, ана да моңа игътибар итмәде. Игътибар иткән булсалар да, картның ни уйлаганын, бу сүзлар артында ни нәрсә ятканын аңламаслар иде. Колакларга тияр-тимәс кенэ кагылып узган бу сүзләрнен мәгънәсен ана белән кыз соңыннан гына аңлар. 17 нче бит #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РабитБатулла #ЮлБуендагыЗәңгәрЧәчәк #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

46

0