
Халисә Ширмән "Төн"
8 нче көн 169-161 бит ...Менә мин берүзем. Җир йөзенә төн өрфия канатын җәйгән. Балалар күптән йоклый, ирем өйдә юк. Шулай... Янымда кемдер пышылдый: ш-ш-ш... Сөйгән кешең синең янга кайтмады, синең барлыгыңны онытты. Эч-ч-ч... Бер рюмка, икенчесе... Баш әйләнеп, җиңел булып китә, шөбһәләр онытыла төшә. Дөнья үзгәрә башлый, җанга тынычлык иңә, булган борчулар күз алдына вак булып, юк булып килеп баса. Елмаясың. Нинди юләрлек инде бу, син бит үз - узеңне яратасың, кем кирәк сиңа... Беркем дә кирәкми. Бары җан тынычлыгы гына кирәк. Менә шулай талгын рәхәтлеккә чумып утырасы да утырасы иде... Озаккарак сузылсын иде бу халәт... Тик җанга иңгән рәхәтлек эреп, юкка чыга башлый, тагы шөбһә баш калкыта... Яңа доза кирәк. Икенче, өченче рюмка... Менә инде син үзеңне кызганып елыйсың... Синең белән уйларыңа уралган елан да елый. Сиңа хыяәт иттеләр, сине алдадылар....
77
0