Әдәби марафонның унөченче көне
Җирләр алдыннан Саимә ике урында рәхмәт әйтте: беренчесен - соңгы юлга юнәлгән каенанасының җәсәденә карап, каенанасы рухына, икенчесен - үзенә күтәрелеп карарга кыймаган каенатасына. Аннары, кече яктан киемнәрен төенчеккә төйнәп,улының бабасы ясаган уенчыкларын алып, капка төбенә чыкты. Бу вакытта Мансур бабасы белән капка төбендә утыра иде. Әнисен күргәч, малай каршы йөгерде. Улының кулын кысып тотып, Саимә кайгыдан сыгылган каенатасына озак кына карап торды да : -Хуш, әти! Син ялгыз түгел! Киленең, малаең бар! Исән-сау яшәгез! Рәхмәт барысы өчен дә! - дип, Миңзифа апасына юл алды. Әллә уйга баткан хәлдә ишетмәде, әллә җавап бирергә кирәк дип тапмады, Искәндәр карт җиргә төбәлгән хәлдә җавапсыз утырып калды. Ул әле моңа кадәр уена да кертеп карамаган хәлне - килене белән оныгының бу йорттан китеп баруын аңышмый - белми иде. Саимәнең күңеле эчтән сыктап елады. Аның күңелендә мизгел эчендә шигъри юллар туды: Яклаучысыз,ятим булгач, Торган йорттан кудылар. Иткән хезмәтне онытып, Хәйлә-мәкер кордылар... 93 нче, 94 нче битләр #әдәбимарафон2024 #ГүзәлГалләмова
48
0