Тегермәнлек!

Тегермәнлек!

16 нчы көн #Әдәбимарафон Роберт Шәймарданов Тегермәнлек! Тегермәнлек! Тагын кайттым сиңа, Йөг(е)реп кайттым назлы иртәдә. Сагынамын, бик юксынам сине - Әле генә синнән китсәм дә… Офыклардан сине күрүгә үк, Ашыктыра җаным, җилкетә. Синең изге туфрагыңа басам - Хәлләнүем өчен шул җитә!… …Тагын кайттым сиңа, туган авыл! - Урамнарың нурга күмелгән; Тал-тирәкләр, сылу каеннарың Ефәк күлмәкләргә төренгән. Синдә генә, бары синдә тоям Үземнең чын кеше икәнем! Сусап кайттым… Чишмә суын эчәм… Тансыкладым авыл икмәген!… Тегермәнлек! Тагын кайттым сина, Җирсеп кайттым басу-кырларың! Әткәйләрнең балта чапкан чагын, Әнкәйләрнең бишек җырларын! …Тормыш бит ул үзенекен итә - Менә тагын китәр чак җитте… Сау бул, авыл! Син җанымны минем Сафландырдың янә - пакъ иттең… 7-8 нче битләр #әдәбимарафон2004 #Татарстанязучыларберлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #РобертШәймәрданов #Таттелеком #44

Тэглар:

66

0