Рафаэль Сибат "Кайту"
6 нчы көн #ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2024 "Шунда Мөхәммәтнең йөрәген нәрсәдер өзеп-өзеп чеметтереп алды. Күз алдына әнкәсе килде. Карт әнкәсе...Нишләп ята икән ул анда тавык кетәге кадәрле генә йортында? И кадерле әнкәсе! Синең төпчек улың бит синнән качып китмәде, ә унҗиде яшенә җиткәч, тавык кетәклеге кадәрле өйләреннән хурланып, Азак диңгезенә акча эшләргә дип китте, кардәше Хөснимәрдәнгә ияреп. Ияргәнгә кем- нәрсә иярер сод?! Хөснимәрдәнгә ни аңа! Ул- сукбай. Ул- сәях, гомерлек сәях. Ул - буйдак, кырыкка җитеп тә өйләнмәгән. Ә менә Мөхәммәт белем мәгарәсендә Әбугалисина белән Әбелхарис кебек озак еллар ята алмады, башта үз авылы мәдрәсәсендә гыйлем җыйды да ике-өч ел Мәчкәрәдә укыды. Мөхәммәтне күбрәк әтисе эшләгән урын тартты. Шөн елгасы буена салынган Стахеев тегермәне. Әтисе шунда тегермәнче иде. Алабуга купецының Шөндә ике тегермәне бар иде: берсендә тегермәнче урыс кешесе булды. Мөхәммәт урысчага аннан өйрәнде! Хәер, тегермәнче урыс татарчаны да авыл агайларыннан ким сиптермәде. Инде урысчага килгәндә, бу телне ул Мөхәммәткә махсус өйрәтте бугай, чөнки ике сүзнең берендә: - Вот вырастешь, Мухаммет, поедешь за три моря, а там без русского языка не обойтись,-ди иде ул аңа.- Телләр белү- ярты гыйлемлек ул!" #РафаэльСибат #КайтуИнабәт218нчебит #Татарстанязучыларберлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком
49
0