Тамга

Тамга

Нәбирә Гыйматдинова "Тамга" "Бу күрешү туй җелән төгәлләнер, - диде Нурихан. - Ниһаять, мин яраткан киребеткәнемә өйләнәм! Авыл хатыннары кырык яшьтә дөбердәтеп бала таба.Әле дә соң түгел. Әнә Солтанбәкләрнең нәсел тамыры күәтле..." Җәйге көннәр эшпошыргыч озын иде, кояш та дөнья төн карасына манчылгач кына байый. Караңгы иңгәнен көтә-көтә күз күгәрде. Кияү егетләредәй костюмнар киеп, галстуклар такты ир. тик "кил" дигән хатын йөз мәртәбә шакып та ишеген ачмады. Икенче көнне ул: - Шакуыңны ишетмәдем, арып йокланылган, - диде. - Уяу тор, бүген киләм, - диде Нурихан. - Кил, - диде Шәрифә. Бу юлы да ишек саңгырау иде. Өченче тапкыр бәхетен сынаган ир тагын уңышсызлыкка юлыкты. 438 нчы бит

Тэглар:

100

0