
3нче көн. Әдәби марафон 2024
3нче көн. Бирешмик, туган! Сугыш елларын кичтек без, Нужа шулпасын эчтек без; Өшегән, туңган, Төрлесе булган. Сер бирмәдек бит , Чыдадык, туган. Җиңне сызганып керештек, Теләгәннәргә ирештек: Балалар үскән, Оныклар туган. Бәхетнең тәмен Белдек бит, туган. Тик еллар кинәт сөртенде, Җайлы дөньялар сүтелде... Көйләнер заман, Таралыр томан. Бирешмик әле, Бирешмик, туган! 49нчы бит . #әдәбимарафон2024 #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Татарстанкитапнәшрияты #МиллионТатар #БелемРадиосы #ШәүкәтГалиевСерләремБар #НурлатМарафончылары #КазанТатарстанкитапнәшрияты2002
71
0