Рафаэль Сибат "Кайту"

Рафаэль Сибат "Кайту"

12 нче көн #ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2024 "Өйне дә салды ул. Берүзе диярлек. Дөрес, бура күтәрү, чутлау- мүкләү эшләренә авыл халкы өмәгә килде. Өмәсез өй күтәрү ул вакытларда гөнаһ эш санала иде булса кирәк. Кешеләр авыр тормышны үзара ярдәмләшеп алып бардылар. Өмә шуның матур бер күренеше иде. Мөхәммәтнең өе башкаларныкыннан зурлыгы белән әллә ни аерылмый иде: урам ягыннан җиде аршин, бакча ягына табан унике аршин. Хәер, егерменче елларда Шөндә җиде аршинга унике аршинлы йортлар әллә ни күп түгел иде. Ә "тавык кетәгедәй" өйдә яшәгән Мөхәммәткә бу йорты хан сарае кебек тоелды. Шуның өстенә, Шөндәге барлык йортлардан аермалы буларак, аның өй эче бер аршинга биегрәк иде. Авыл халкы, кыш җылырак булсын өчен дип, үз йортын тәбәнәгрәк итеп сала, нигездән җиргә үк тери, балчык белән күмә. Ә Мөхәммәт башта таштан шулай ук бер аршин биеклегендәге нигез салды, шуннан соң гына ышкы белән шомартылган матур бураны аның өстенә күтәрделәр. Әлеге йортның тагын бер сере бар иде: аның агачларын Мөхәммәт үз җилкәсендә ташыды." #РафаэльСибатКайтуАлсу #КайтуАлсу281нчебит #Татарстанязучыларберлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком

Тэглар:

33

0