
Таубашындабүребар
16 нче көн Газиз, Газиз! Беләсеңме икән син минем хәлләремне? Белмисең. бу хәлләрне күрсәтмәсен Аллам. Тәмуг шушы буладыр. Бу тәмугтыр. бөтен җаным сызлый минем, Газиз. Минем башымда бары бер генә уй! Шундый авыр миңа, минем бөтен тәнем сызлый, юк, тәнем генә түгел, Ничек үләргә? Бабай әйтә иде: «Кызым, тәмуг җиде катлы була, - дип. - Адәм баласы теге дөньяга баргач, вак-төяк гөнаһлары өчен җавап тотып, оҗмахка керер алдыннан азрак чистарынып чыга икән. Ә тәмугның төбендә, мордарлар, бозым салучылар, сихерчеләр калыр, ди. Алар аннан мәңге чыга алмаслар. Сина Аллаһ гомер биргән икән, гомерне үзе генә өзә ала. Ана карынында вакытта ук маңгаена язылып куела ул кешенең гомер озынлыгы. Гомер бакый тәмуг утларында янасың килмәсә, беркайчан да ул турыда уйлый да күрмә. Кеше беркайчан да ул эшкә барырга тиеш түгел. Син үлдем дә беттем дип уйлыйсынмы?! Юк, кызым! Синен җаның беркайчан да үлми. Дөньялыкта кылган гамәлләрең өчен җавап тотасың бар.
64
0