Шәмсия Җиһангирова ""Әй, дөнья"

Шәмсия Җиһангирова ""Әй, дөнья"

14 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Әй, дөнья! Чиксез дөнья! Уч төбе кадәр дөнья! Сандугачтай кечкенә дә Лачын-кош кебек зур да! Әй, дөнья! Фани дөнья! Кадерен белер дөнья! Сандугач кебек сайрый да Кыска җәй кебек уза... Әй, дөнья! Килдем сиңа, Аңлар булып барчасын. Әле берни аңламадым... Ә син миннән качасың! Әй, дөнья! Серле дөнья! Мәңге ачылмас дөнья! Бар нәрсәгә баш булып та, Безгә баш булмас дөнья! Әй, дөнья! Газиз дөнья, Татлыдан татлы дөнья! Баш имим дип йөргәннәрнең Башын идергән дөнья - Баш бирми йөргән булдым да Башымны салдым сиңа... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ШәмсияҖиһангирова #Әйдөнья #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

51

0