
Әдәби марафонның уналтынчы көне
Саимә үле дә түгел, тере дә түгел... Ире ташлап китсә, хатын-кыз - сыңар канатлы, баласын югалтса, ике канатсыз икән. Ничек яшәргә, каян көч табарга? Саимә Мансурның туганнан бүгенге көнгә кадәрге гомерен күз алдыннан үткәрде. Туасың, үләсең... Бу ике мизгел арасы бик кыска икән бит. Шушы мизгел арасында кеше кемнәр белән генә очрашмый, аралашмый, ни генә сөйләми, ни генә эшләми?! "Йә Ходаем, мин ачы тулгакны авырлыкка санадым, ә ул бөтенләй дә авыр түгел икән бит! Бала үлеме ачы хәсрәт икән... Менә кайда ул гомерлек авыр хәл, онытылмас ачы хәсрәт, төзәлмәс яра... Баласыз калырга язган икән, яшәргә көч бирсәң иде, Ходам", дип өзгәләнде Саимә. Галимә белән Рабига Миңзифа өчен борчылмаска куштылар: үзебез карыйбыз аны, диделәр. Саимә үз хәсрәте аркасында апасын кайгырта алмады. Шулай да, улын җирләгәч, кабат аның янына кайтып китте. Урын өстендә яткан Миңзифа апасы Саимәнең кулларын сүзсез генә кысты: -Нинди генә хәсрәт килсә дә, яшәү көчен тап! Җир йөзендә адәм актыгы булып, ата-анасын рәнҗетеп яшәгән балалар барын да, ул ата-аналар арасында "үлми дә ичмасам" дип, ни чарадан бичара теләк теләүчеләр барын да онытма! Әйе, дөнья бу, кызым! Бала хәсрәте ничек кенә авыр булмасын, башыңны ташка орма,әнә шундый гыйбрәтләрне дә исеңдә тот! Гөнаһсыз сабыең - күкләрдә, башың ияргә кабере бар... Һәр нәрсәдән гыйбрәт алырга өйрән! Бу хәл булырга тиеш булган, бу - син үтәсе юл!... 110 нчы бит #әдәбимарафон2024 #ГүзәлГалләмова
59
0