
Шәфигуллин Рахман "Асылбикә күз яшьләре"
... Нәүрүз авылы әллә ни үзгәрмәсә дә, яшьләр аның тормышын үзләренчә яңарта. Тик бер генә нәрсә кагыйлгысыз: ата-бабаларның гореф-гадәтләре буыннардан-буыннарга кадерләп саклана. Нәкъ элеккечә, кыз төшергәндә, кияү егете, көянтә-чиләк асып, мөлдерәмә тулы чишмә суының тамчысын да түкмичә, өйләренә алып кайта. Бу- чисталык-пакълек билгесе. Кияү гомер буе сөйгәненең кадерләп сакларга, аны хөрмәт итеп яшәргә вәгъдә бирә. Яшьләр гүзәлләрнең гүзәле Асылбикәне хәтерләмәсәләр дә, аңа багышланган җырны җырламый калганнары юк... Агач башларыннан җилләр йөри, Кеше башларыннан- язмышлар, Энҗе-мәрҗәннәргә алданып Җибәрмәгез, берүк, ялгышлар... Ашыкма син, гүзәл Асылбикә, Һай ашыкма, бераз гына көт, Саф хисләрең кабыныр бер мизгелдә,- Мәхәббәт бар, аны юк димә! #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #РахманШәфигуллин
Сылтамалар:
71
0