
Әдәбимарафон. Габдулла Тукай. Шаян песи.
14нче көн. Күрче, бик чынлап керешкән эшкә безнең Ламига: Бар уе-- бер бик матур күлмәк тегү Курчагына. "Күлмәгем кайчан бетәр?"— дип, Курчагы яткан , көтә; Көтми хәл юк, бер тәти күлмәк кирәк--бәйрәм җитә. Ә Песи яшьрен генә яткан, кәтүкне күзлидер; "Тукта селкенмәсме?"- ди ул; бер дә җаны түзмидер. Ул хәзер сикерер менә, хәзер тотар, хәзер басар; Ул кәтүкне уйнатыр, уйнар, үзенә шар ясар. Кайгысы юк ул песинең, тик хаман уйнау уе; Бик шаян! Ай-һай, наян! Уйнарга хәзер көн буе! #Әдәбимарафон #ГабдуллаТукай #Шаянпеси Татнефтьүстерүфонды #Татартстанязучыларберлеге
51
0