Рафаэль Сибат "Кайту"

Рафаэль Сибат "Кайту"

15нче көн #ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2024 "2001 елның гыйнвар башы... Авылның йөзьяшәр карты Мөхәммәт йортында бәйрәм, тантана- юбилей. Кунакларның саны йөзгә якын иде, һәрхәлдә, тирә-юньгә, сала-калаларга илле пар кунакка чакыру җибәрелде. Бергә укмашып- туганлашып беткән Болгариевлар, Җидәновлар, Хәзрәтовлар нәселе Казанда да күп, Мәскәүдә дә бар. Болар, иң беренче, татарлар! Әйе, чын татарлар! Татар була алганнары...Хет татар була белгәннәре...Яисә татар булырга тырышканнары... Татар булырга исәп тотканнары..."Мин-татар!"- дия алганнары... Калганнары, бер урыс кияү әйтмешли: - Шелуха! Мөхәммәтнең өч улы, бер кызы гына булса да, оныклары икеләтә артык инде. Шәрәфетдин балалар санын бишкә җиткерсә, Алмазарның ике кызы, бер улы туды." #РафаэльСибатКайту #КайтуКайту331нчебит #Татарстанязучыларберлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком

Тэглар:

63

0