Таһир Шәмсуаров "Дала балалары"

Таһир Шәмсуаров "Дала балалары"

#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Дала балалары Без, ахры, дала балалары,– Кайта-кайта уйлыйм шул хакта. Шуңадырмы тезген кулдан төшми, Җилдерәбез сөттәй ак атта. Кыш уздымы, тирән сулыш алсаң, Дала җиле керә борынга. Без – бүгенге заман кешеләре, Яратулар гына борынгы. Ата-баба каны тамырларда, Торган саен тарта иреккә. Безне беркем җирдән аералмый,– Кендегебез белән береккән! Мин сусадым, моң коесы кирәк, Гасыр кичәр җырлар табасы. Кыргый атның ялларына ятып, Киләчәккә таба чабасы. «Иман» дигән сүзне җуя калсаң, Син табынган кыйбла югала. Безне эзләп табу кыен түгел, Торган җиребездә моң кала. Без, чыннан да, дала балалары, Кайта-кайта уйлыйм бу хакта. Баш астына ияр салып ятам,– Төшләремдә чабам ак атта... ткәндә – моң, алда – иман, #ТаһирШәмсуаров #Аклыккасыену #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Рухиятнәшрияты #Таттелеком

Тэглар:

63

0