
Ялгыз имән
12-нче көн #Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2024 Озын кырда үскән ялгыз имән сыман, Җил иркенә куеп торам башларымны. Имән төсле авыр салмак уйлар басты, Мин–дусларны, дуслар мине ташламадымы? Ялгыз имән бәхетледер, яңгыр яуса, Сөенәдер, яфрагына тамчы тамса. Сыендырыр кәүсәсенә юлаучыны, Төн кундырыр, ял итәргә әгәр калса. Әй, имәнкәй, ни дисәң дә, син берүзең, Башкаларга, беләм, бардыр әйтер сүзең. Килсен иде гүзәл каен синең янга, Көнләшү белән карыйсың син урманга. Бер карасаң, озын кырның курке бит син, Ялгызлыклар язган икән, соң нишлисең?! Сау бул, имән, көтә мине мөһим эшем, Ялгыз башы яши алмый җирдә кеше. #ТаһирШәмсуаров #Аклаккасыену #Ялгызимән98бит #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Рухиятфондынәшрияте2018ел256бит #Таттелеком#22 #Үзүсеш
Сылтамалар:
77
0