
Гомәр Бәширов "Намус"
4 нче көн #Әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Гомәр Бәширов "Намус" "Иптәшләренең моны ошатуларына бик үк ышанып җитмичә, бераз икеләнеп торганнан соң: — Нәфисә апа, — диде. — Әгәр без җитмәгән орлыкны үз арабыздан җыеп салсак, ә? Әҗәткә биреп торсак, көзгә хәтле? Нәфисәнең йөзе берьюлы яктырып китте. Ул хәттә куануыннан көлеп җибәрде. Башы белән Карлыгачка ымлап: — Ишеттегезме? — диде. — Ишеттегезме, Карлыгач нәрсә ди? Шундый бер өметем бар иде, башта ук уйлап куйган идем: юк, мондый асыл кешеләр белән беркайчан да хур булмабыз, дигән идем. Шулай булды да. Әйдәгез, гөлкәйләрем, болай булгач, кайтышыйк инде. Кайтыйк та, өйдәгеләр белән киңәшеп, уйлашып килик: кем купме бодай әҗәткә биреп тора ала? Аннары Айсылу апа белән дә сөйләшик. Бәлки, ул әле теге кире бәндәне дә акылга утыртыр!" 35 нче бит #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Татарстанкитапнәшрияты #МиллионТатар #БелемРадиосы #ГомәрБәширов #Намус #Татарстанкитапнәшрияты #Нурлатмарафончылары #Дөньякүләмәдәбимарафон
60
0