Таубашындабүребар

Таубашындабүребар

15 нче көн Асиянен бөтен гәүдәсен, йөзен-битен әйтерсең иртән үзе газ плитәсенә ут кабыза торган факел белән яндыралар, көйдерәләр иде. Әллә ничә миллион энә тәненә кадала бара, кадала бара. Су, су, - дип ынгырашты ул. Кемдер аның ирененә су тамызды. Ул су тамчылары уттай янган иреннәренә тиюгә, кайнар табага тамган су кебек чыжылдап юкка чыга. Парга әйләнәләр кебек. Әллә бу тәмугмы икән? Анда да гонаһлы кешеләрне шулай җәзалыйлар, ди бит. Ә Асия гонаһлы - мөселман кешесенә дунгыз башы ашатты. Күп итеп ашатты. Аның күзләре ачылмый, күз кабаклары шешенгән. Кулларын да күтәрәталмый. Әллә бәйләп куйганнармы? Колагына якында басып торган кемнәрнеңдер сөйләшкәне ишетелә: Уф, Аллага шөкер, аңына килде. Үлсә миңа төрмә. Анлыйсызмы, бетерәләр башымны.- Директор тавышы. - Берәр нәрсә эшләгез инде! - Мин нишли алам? Мин аның газапларын беразга гына булса да жиңеләйтә алам. Авыртуны баса торган дару бирәм. Тән моның кадәр пешкэндэ, исән калу икеле. Җитмеш процентка якын җире пешкән бит. Йөзе дә пешкән. Кыз бала бит. Мондый йоз белән яшәгәнче... Кызганыч инде, ләкин нишлисен.

Тэглар:

56

0