
11 нче көн Динә Латыйпова “Бөкре мәхәббәте”
Гөлсирә, оялып кына, фельдшерлык пунктына килде. Авыл табибы йөклелек тарихын тутырды. Срогы зур икән бит инде. Аннары баланың йөрәк тибешен тыңлап карарга дип, кызга эчен күрсәтергә кушты. Табиб, шаккатып, Гөлсирәгә карады. Нәрсә бу? Кызның эч, бил тирәсендә – сырлар. - Нәрсә бу? Кыз дәшмәде. - Эх, син! Гөлсирә, нигә болай? Нигә минем яныма килмәдең? Бәлки мин сиңа ярдәм итә алыр идем. Баланың әтисе бу хакта беләме? - Белә. - Кем ул? Бәлки сөйләшеп карармын. Белә иде инде фельдшер туасы сабый кем каныннан икәнен. Кызганды ул булачак әнине. Кемдер туасы баласын бәхет бишегендә күтәрә, кемдер – сагыш упкынында. Ошамады аңа Гөлсирәнең эчен бәйләп йөргәне. Әй, язмыш, язмыш...
Сылтамалар:
113
0