Айгөл Әхмәтгалиева "Кичке таң"

Айгөл Әхмәтгалиева "Кичке таң"

7нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Ир үзенең бәгырен кимергән хискә исем табарга тырышып, күзләрен йомды. Нәрсә бу: борчылумы? Куркумы? Шоммы? Үртәлүме? Әрнүме? Әйе, әйе, мөгаен, әрнүдер. Үзеңнең бу минутта беркемгә дә кирәк түгеллегеңне аңлаудан туган хискә шушы сүздән дә кулайрагын табап булмас. Югыйсә аэропорт ишегенең, тәрәзәсенең теге ягында калган ыгы-зыгы тормыштан ун көнгә генә булса да, аерылып торуыңа кул чаба-чаба сөен, кеше төсле онытылып, тугарылып ял итәргә җыен; берничә сәгатьтән диңгез дулкыннары кочагында сары май урынына эреп ятасыңны күзаллап куан... Юк инде, күңел урынында түгел. Ул мондый изрәүгә күнекмәгән: сәгатьләр буе операция өстәле янында басып торулар да, вакыт белән исәпләшмичә, авыруның кыл өстендәге гомере өчен көрәшләр дә - үзеңнең бу дөньяда кемгәдер кирәклегеңне, кемгәдер ярдәм итә алуыңны раслау бит ул. Яшәеш шуннан тора. Яратудан тора. Кешеләрне, тормышны яратудан. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Казанутлары #АйгөлӘхмәтгалиева #Кичкетаң #20нчебит2020нчеелномер4 #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатмедиаАҖфилиалы #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

99

0