
Нәбирә Гыйматдинова " Күкчәчәк "
11нче көн Капкорсаклы, симез кызыл чырайлы «абзыйлар» эчеп исерешкәч гөп тә гөп Карасаз кырыенда очкан кошларны ата иде. Бервакыт Лотфулла өч үрдәк кайтарып ташлады. — Тиз генә мамыгын йолкып, чистартып бир! Кайнар көлгә күмеп пешергән үрдәк ашаган юк, диләр кунаклар. Үрдәкләрнең берсе үлмәгән иде. Кош-кортны болай да жәлләгән Күкчәчәк нишләргә дә белмәде. Лотфулла, ярты сәгатьтән кайтып алам, дигән иде. Ул инде кызганмаячак, ул инде кайнар суга маныпманып үзе пешекләячәк. Андый газаплы үлемнәргә тармасын өчен үрдәкне күрше Имам карттан чалдырырга кирәк иде. Тик хатынның моңа да кулы бармады. Бичара кош, тимә, сакла дигәндәй, күзгә карый иде. Ахыр чиктә ул, аны абзарга яшереп, йорт үрдәген суйдырды. Кыргыйның канаты гына яраланган иде.
71
0