Таһир Шәмсуаров "Тансык мизгел"

Таһир Шәмсуаров "Тансык мизгел"

8 көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Тансык мизгел Тансык мизгел бүген авылларда, Арынып булмый язлар исеннән. Сулыш алсаң, баш әйләнеп китә Шомырт чәчәкләре исеннән. Куе яшел күлмәк кигән каен, Күзнең явын ала үзәнлек. Ел буена, телдән төшмәс өчен, Үпкәләргә тула гүзәллек. Алмагачлар чират көтеп тора, Җаны саулар моны күрәчәк. Шомырт чәчәкләре коелуга, Бакчаларга аклык иңәчәк. Капка төбендәге каз үләнен Сарып алыр саргылт бәбкәләр. Тик авылда гына туа ала Кабатланмас серле иртәләр. Матурлыкка кемнәр табынмаган, «Яз» дип пышылдауга иреннәр, Койма ярыгыннан үреләләр Сихри тәлгәш сузып сиреньнәр. Мин авылдан чыга алмыйм майда, Арынып булмый язлар хисеннән. Сулыш алсам, баш әйләнеп китә Шомырт чәчәкләре исеннән! #ТаһирШәмсуаров #Аклыккасыену #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Рухиятнәшрияты #Таттелеком

Тэглар:

50

0