Зөлфәт Хәким "Җырларым - хыялларым"
12 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Җырларым - хыялларым Кояшлы, чәчәкле бу якты дөньяга Кошлар күк җырларга килдем мин. Офыклар артына, җилләргә ияреп, Җыр булып очарга телим мин. Җырларым кабатланыр минем, Үтсеннәр елларым. Җырларым — канатларым минем, Җырларым — хыялларым. Ашкына күңелем, дәртләнә йөрәгем. Еракка мәңгелек моң ага Кайгырам, шатланам, иң олы бәхетем — Килүем бу җырлы дөньяга. Җырларым кабатланыр минем, Үтсеннәр елларым. Җырларым — канатларым минем, Җырларым — хыялларым. Урманнар, болыннар, чишмәләр, елгалар Җырыма кушылып җырлыйлар. Тын кала Галәмнәр сихерле төннәрдә, Йолдызлар йотлыгып тыңлыйлар. Җырларым кабатланыр минем, Үтсеннәр елларым. Җырларым — канатларым минем, Җырларым — хыялларым. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЗөлфәтХәким #Җырларымхыялларым #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
31
0