Әдәби марафонның уникенче көне

Әдәби марафонның уникенче көне

-Баш көндәш белән бер ястыкка сыяр, әмма килендәш белән сыймас, дигән борынгылар. Ризык бозарга ничек кулы барган? Син, күз яшеңне күрсәтеп, дошманыңны сөендермә! Шул ук вакытта, үч кайтарам дип, пычрак гамәлләр дә кылма. Бәхетле булмасаң да, шат булырга тырыш. Сиңа карата дошманлык белән яшәгән, синнән көнләшкән кешегә моннан да авыр нәрсә юк: шул булыр үч алуың. Яман бәндәләр кешенең тормышы уңай барганга, уңышлары булганга кара көяләр, шуңа да кара эчле булалар. Килендәшеңдә шул хикмәт. Синең күңелең әйбәт шул, кызым. Авыр булыр яшәргә. Йә, елап бушандыңмы? - Миңзифа итәгендә мышкылдап елап яткан Саимәне, иңнәреннән тотып, урындыкка утыртты. Баш яулыгын рәтләде. Күз яшьләрен сөртте. - Башыңны күтәр дә алга кара, тормышның якасына ябыш! Битеңне салкынча су белән ю да өеңә кайт! 91 нче, 92 нче битләр #әдәбимарафон2024 #ГүзәлГалләмова Саимәнең пешергән ипиенә тоз сала килендәше. Моны гаиләдә ызгыш башлар өчен эшли ул. Ипиен әле ярый үзе торган Миңзифа апасына авыз иттерергә бара. Тормышның ачысын-төчесен күргән Миңзифа апасы аңа яхшы киңәшләр биреп өенә кайтырга куша.

58

0