
Фирүзә Җамалетдинова. " Яратып китү"
3 нче көн. Менә бүген аның түгәрәк- дәресенә яңа укучы кереп утырды. Гел балалар, яшьләрне генә күз алдына китергән, зур омтылышлар белән янган, киләчәккә яктылык аша караган кызга алдында өлкәнрәк кешене күрү бераз гаҗәбрәк тоелды. Апа кеше, җитмештән узса да, калын, бүртек иреннәрен кыймылдата-кыймылдата хәреф өйрәнде. " И башыма керми бит, Аллакаем!" - дия-дия тәмам тинтерәтеп бетерде. Җиһангөл аның нигә шушы яшьтә укырга килүе белән кызыксынгач: " Шәкерт булып үлсәң, урының оҗмахта була икән, җәннәткә керәсем килә минем дә. Хәреф таный башласам, догаларны да күбрәк өйрәнер идем әле, - дип җавап бирде. - Киләчәктә догалыклар кирилл язуында чыгачак, диләр... Гарәп язуын өйрәнә алмадым, хәерлегә булсын..." 53 нче бит.
96
0