Һади Такташ "Мәхәббәт тәүбәсе"
Мәхәббәт тәүбәсе Яшьлек, Гомрең кыска синең, Шундый кыска булып тоела, Кичен чәчәк аткан була, Ә таңында инде коела... Мәхәббәт Ул үзе иске нәрсә, Ләкин Һәрбер йөрәк аны яңарта, Тиле яшьлек ярты гомрен бирә Аның хисе белән янарга... Янган яшьлек, Үткән мәхәббәтләр, Алар мәңге миндә терелмәс, Күзләрем дә хәзер беркемгә дә Гыйшык уты эзләп тегелмәс. Инде... Тәүбә иттем ул эшләрдән, Азгын күңел күпкә басылды, Ирке чикләнмәгән йөрәгемә Башлык итеп куйдым гакылны. Гакыл башлык булган көннән алып, Көн-төн елый мескен йөрәгем, Һәр көн ызгыш, һәр көн йөрәгемә Гакыл-башлык бирә кирәген... Их син, яшьлек, Их син, тиле яшьлек!
65
0