
Нәбирә Гыйматдинова "Күкчәчәк"
5көн Лотфулла беркайчан да ахырга кадәр кешенең сүзен тыңламый иде: — Булдыклылар заманы хәзер, бүректәш. Бура-Киртә кырлары ялт иткән. Чәчәм, урам, сөрәм. Ник тагы чырай сытасыз инде? — Җирнең чын хуҗасы — халык, Лотфый. — Кит аннан! Менәтерәк яңалык! — Лотфулла болытларга карап өргән ялкау эт төсле һауылдап көлде. — Пай дигән әкияти нәрсә уйлап чыгардыгыз бит сез, башсызлар! Шуны кәкре-бөкре карчыкка да, аксак-туксак картка да өләштегез. Имана җирләре белән бер үзәгенә үткәннәр бит инде атабабаның. Ник аны «пай» дигән кушамат чәпәп кабат яңарталар?! Кәҗәсен җигеп сөрсенме ул җирен әби-чәби?! Орлыгын итәгенә салып чәчсенме?! Берсен дә өндәмәдем-үгетләмәдем, үзләре кишәрлекләреннән баш тартты...
62
0