
3 нче көн Динә Латыйпова “Бөкре мәхәббәте”
Бүләкләнгән атлар берәм-берәм мәйданнан чыга барды. Атын җитәкләгән Ләйлә, башын иеп барды да, җәһәт кенә сикереп, ияренә кунаклады. Аннары тамаша кылучы халык өстеннән горур гына күз йөртеп чыкты һәм уң аягы белән Җандусның кабыргасына сизелер-сизелмәс кенә кагылып алды. Малкай исә, шуны гына көткән сыман, мәйданнан чыгып китәсе урынга түгәрәк буйлап искиткеч матур алымнар белән биеп китте. Бу матур күренешне башкача атап та булмас иде. Әйе, иң оста биючеләр кебек, гәүдәсен төз тотып, койрык ялын уйнатып, бар игътибарын хуҗасына биреп: күрәсезме минем җайдагымны дигәндәй. Ләйлә, атының нәрсәдер әйтергә теләгәнен аңлап, тагын халык төркеменә карады. -Айрат! Айрат ич! Айрат! Менә нәрсә әйтергә теләде аның җан дусты... Ул да сине сагынган икән бит. Айрат, нигә качасың? Нигә? Нигә башка еллардагы сыман быел да каршы алмадың? Ә бит яшь кияү булгач, син башка җиңүче тезгенен тотмасын өчен, Ләйлә хәтта хәрәмләшү юлына басудан да курыкмады. Бары сине, сине күрер өчен. Ә син качтың, Айрат. Ләйлә, малкаен түгәрәктән чыгарды да, атын дулатып, бар көченә кырлар буйлап чаптырып китте. Үзе елады, үзе атын куалады. Аның тизрәк дусты белән икәүдән-икәү генә каласы, тәгәрәп, үксеп елыйсы, бушанасы килде.
Сылтамалар:
108
0