
Адашкан
12 нче көн "Ялкын ярлыкамый" #әдәбимарафон Рәсимә Гарифуллина Кереш Кыңгырау чәчәкләре төшкән алсу пәрдәләр, тәрәзәдән чыгып, җилферди-җилферди яндылар. Нәргизә янгынны абайлап алганда, ут йортны чолгап өлгергән иде. Аймараның туй күлмәген генә булса да алып чыгыйм дип, өйгә керергә талпынды. Ярый әле кире борылды. Өйгә керсә, үзе дә янып үләсен аңлап, ишегалды ягына атлады. Анда мәхшәр иде. Сарайда бүген-иртәгә бозаулыйсы булганга көтүгә куылмый калган сыер мөгри, каз-үрдәк, тавык-чебеш пыр туза. Барысын да чыгарырга, коткарырга кирәк. Арлы-бирле сугылды Нәргизә. Җитмәсә, баш яулыгы каядыр төшеп югалды. Чаларган чәчләренең ялкын җилендә тузгуыннан читенсенеп, яшерергә теләп, аларны колак артына таба сыпырды. - Кызымның туй күлмәге яна, - диде ул, ачыргаланып. - Күлмәк бетмәс, ярый әле үзең чыгып өлгергәнсең, - диде күршесе Зәкия. 3 нче бит #РәсимәГарифуллина #Адашкан #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44
88
0