
7нче көн. Таһир Шәмсуаров. Кеше язда җиргә якыная.
Кеше язда җиргә якыная Кеше язда җиргә якыная, Узгәрә дә куя язларын. Сандугачлы шомырт чәчәкләре Сөйли аңа сөю, наз барын. Кеше язда җиргә якыная Арына да кышуы киемнән. Гөрләвекләр белән йөгерә ул, Яланаяк чынып өеннән... Кеше язда җиргә якыная, Язны көту аны яшәтә. Җирдән кутәрелгән яшәу пары Томаннарга төреп яшәртә! Елмаюны язлар бирә аңа, Ул җыр көйли язга карата. Йөзе нурлануга гаҗәпләнмә, - Ул тормышны шулай ярата! Кеше язда җиргә якыная, Бу чынбарлык куптән язылган. Бәхет канатында очсын дисәң, Аермагыз аны языннан... Без бар әле, димәк, яшибез!
83
0