1 нче көн

1 нче көн

#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Егерме җиденчесе 1 нче апрельдән башланды. Рәхим итеп кушылыгыз! Теркәлергә өлгерегез! Бүген беренче көне марафоныбызның, укырга китаплар шулкадәр күп. "Шәхесләребез" сериясеннән "Сөембикә" китабын укып башлыйм, әле! Әлмәтнең Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Айдар Нияз улы бүләк итте затлы китапны. Күңелемә хуш килде! Катнашучыларга да, укып баручыларга да уңышлар телим. Дания Заһидуллина Татарның сөеклесе Сөембикә Татар халкының чал тарихында Сөембикә кадәр халык мәхәббәтен казанган, милләтнең сөеклесенә әверелгән, аның тарихи хәтерендә берсеннән берсе моңлы һәм гүзәл легендалар булып яши башлаган башка бер олы шәхесне күрсәтеп, аның белән бер баскычка куеп була микән? Юктыр... #Сөембикә #ТатарстанЯзучыларБерлеге, #ТатнетныҮстерүФонды, #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты, #Таттелеком #татаргаиләсе #01042024

Тэглар:

83

0