Тел анасы

Тел анасы

4 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТаһирШәмсуаров #Теланасы31бит Чакырмыйча гына, шакыймыйча Дәресләргә килеп керәсең. Тел анасы булып яшәүләре Җиңелләрдән түгел күрәсең. Керкәледән кайтып кергәнең юк, Җыенасың менә Тимәшкә. Мәктәп кешесе ул биктә мохтаҗ Җылы сүзгә, төпле киңәшкә. Керсәң сабыйларга күз салуга, Онытыла борчу-үпкәләр. Ә Шөгергә кайтмый буламыни, Җәмитенең рухы үпкәләр. Өлгерәсе килә, каннан килә Табынулар рухи байлыкка, "Батырша"ны биргән язучының Әйтер сүзе кала халыкка. Әйтер сүзе калды, язмаларың Чыгарасы иде дөньяга. "Милләтем!" дип янган әдипләрнең Әсәрләре сыймый томнарга! "Җаннар күбәләккә әверелә", - Харис Әюп шигырен сөйлисең. Күбәләк кар сыман, җанга кунып, Аклык булып җирдә йөрисең. Тел анасы булып яшәүләре Җиңелләрдән түгел, күрәсең. Хәтерләрдә мәңге калыр өчен, Күңелләргә килеп керәсең.... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Рухиятфонды2018ел256бит #Таттелеком #22 #Үзүсеш

Тэглар:

40

0