Фәнис Яруллин "Бөтен нәрсә тора бәхеттән"

Фәнис Яруллин "Бөтен нәрсә тора бәхеттән"

12 нче көн Бөтен нәрсә тора бәхеттән, Бәхетең булса, була барсы да: Биек-биек алтын сарайлар Килеп баса синең каршыңа. Килә байлык, килә дәрәҗә, Нәрсә алма — шуннан уңасың. Мәҗлесләргә барсаң әгәр дә, Һәрвакытта түрдә буласың. Кайгылардан башың иелми, Күкрәк киереп горур йөрисең. Биеклеккә бәхетең менгерә, Зур көч куеп үзең менмисең. Бар да тора, әйе, бәхеттән, Бәхетлеләр очмый тәхеттән. Тик бәхетне каян аласы? Шуны белми адәм баласы. Эзли җирдән, эзли күкләрдән, Кайдан уза бәхет юллары? Кешегә бит күп тә кирәкми, Бәхет кенә кирәк нибары, Бәхет кенә кирәк нибары. (Фәнис Яруллин "Бөтен нәрсә тора бәхеттән")

Тэглар:

41

0